ЮБИЛЕЙ ЧАРАЛАРЫ ДӘВАМ ИТӘ
5 марта 2025
Фонд ел саен традиция буенча Каюм Насыйриның туган көненә багышлап республикакүләм бәйгеләр уздыра. Һәм ел саен Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты белән берлектә уза ул. Быел мәсәл конкурсы булды. Бәйгедә җиңүчеләр галимнең 200 еллыгы уңаенан уздырылган тантаналы чарада бүләкләнде. Чарада бик күп кунаклар, шул исәптән ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка бик күп кунаклар катнашты.Конкурс җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.